«Яшь белгеч – киләчәк төзүче» форумы «Казан Экспо»да узачак

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе

2023 елның 23-24 ноябрендә Казан Экспо МВЦ мәйданчыгында «Яшь белгеч – киләчәк төзүчесе» форумы узачак. Күргәзмә үзәге мәйданчыгында архитектура-төзелеш ВУЗлары, урта махсус уку йортлары студентлары һәм укытучылары, эш бирүчеләр, экспертлар, бизнес һәм профильле ведомстволар вәкилләре җыелачак. Киләсе чара төзелеш индустриясендә, торак-коммуналь хуҗалыкта һәм сәнәгать җитештерүендә квалификацияле кадрлар составын формалаштыруга юнәлдерелгән.

 

Катнашучылар предприятиеләрдә яшь белгечләрнең үсеш перспективалары һәм төзүчеләрнең хезмәт базарында ихтыяҗы турында фикер алышачак. Төп тема укыту һәм кадрлар әзерләү булачак. Спикерлар төзелеш тармагында уңышлы карьера өчен кирәкле компетенцияләр турында сөйләячәкләр.

 

Форумның эшлекле программасы кысаларында һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре һәм кадрлар әзерләүгә яңа алымнар турында фикер алышачаклар. Йортлар төзү, туристлык инфраструктурасы, төзелештә цифрлаштыру һәм башкалар темасына түгәрәк өстәлләр узачак. Форум мәйданчыгында интерактив уеннар, мастер - класслар, күргәзмә оештырылачак, шулай ук вакансияләр ярминкәсе узачак.

 

Монда тулырак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International