Татарстанда торакны файдалануга тапшыру планы 97,5 процентка үтәлгән

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Республикада торакны файдалануга тапшыру планы 97,5% ка үтәлгән. Төзүчеләр тарафыннан 3 млн 23 мең квадрат метр файдалануга тапшырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

 

Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

 

Коммерцияле торак гомуми күләмнән 1 млн 208 мең кв.метр тәшкил итә. Бу 151 күп фатирлы торак йорт. Планның үтәлеше бу өлештә 85% тәшкил итә.

 

Социаль ипотека программасы буенча төзелгән 61 йортның гомуми мәйданы – 147 мең кв.метр. Еллык план 91% ка үтәлгән.

 

Шәхси торак төзелеше ягыннан еллык план инде арттырып үтәлгән. Әзер йортларның гомуми мәйданы - 1 млн 668 мең кв.метр.

 

Ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы кысаларында 762 алучы билгеләнде. Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Дәүләт торак фонды арасында төзелгән контракт кысаларында 47 торак бинага аренда килешүе имзаланган. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән ТР Рәис каршындагы Дәүләт торак фонды арасындагы электрон сәүдә нәтиҗәләре буенча 715 торак бина сатып алуга 2 дәүләт контракты төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International