Марат Айзатуллин Татарстанда республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру турында сөйләде

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә төп тармакларда төзелеш һәм инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү буенча программа чараларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

 

Үз докладында ул «Торак» федераль проекты өлешендә торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән ике федераль программа буенча гомуми үтәлешнең 70% тәшкил итүен билгеләп үтте. Узган 2 атна эчендә Яшел Үзән һәм Мөслим районнарында 2 объектта эшләр тәмамланды. Агымдагы атнада «авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы төгәлләнде. Подрядчылар Саба районындагы соңгы объектны тапшырдылар.

 

Мәгариф өлкәсендә «Демография» илкүләм проекты кысаларында Казанның 59нчы кварталында балалар бакчасы төзелеше дәвам итә. Аның буенча төзелеш-монтаж эшләре 93 процентка башкарылган.

 

Сәламәтлек саклау өлкәсендә 2 программа буенча бер объект – «Салават күпере» поликлиникасы филиалы эшли. Аның буенча эш башкарылышы 92% тәшкил итә.

 

«Мәдәният» тармагы буенча гамәлгә ашырыла торган ике программа кысаларында 12 учреждениенең 4се эшли. Гомумән алганда, барлык объектлар буенча әзерлек 96% тәшкил итә. Агымдагы атнада Кукмара районында авыл клубы төзелеше тәмамланды.

 

«Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өлешендә 72% Казанда биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча эшләр башкарылган, 61% Казанда балчык кырларын рекультивацияләү, 95% Казанда Самосыров полигонын рекультивацияләү. Шулай ук Саба районының Шәмәрдән авылында нефтьле пычранулы җирләрне рекультивацияләү буенча эшләр башланды, объект киләсе елга күчә.

 

Куйбышев сусаклагычының яр ныгытмасы. Кама Тамагы «Табигый ресурсларны кабатлау һәм куллану» дәүләт программасының бер өлеше булып тора. Хәзерге вакытта эшләр башкару 93% дип бәяләнә.

 

Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча 68 объектның 22сендә подрядчылар эшли. Гомумән, барлык объектлар буенча башкару 97% дип бәяләнә. Узган ике атнада 6 паркта эшләр тәмамланган: Икесе Нурлат һәм Әлмәт районнарында, берсе Питрәч һәм Яшел Үзән районнарында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International