Татарстан 200 меңгә кадәр кеше яшәгән торак пунктлар өчен инженерлык инфраструктурасын арендалау килешүләрен кертү инициативасы белән чыгыш ясаячак. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Казанда уза торган VI төбәкара дәүләт-хосусый партнерлык тармак форумында хәбәр итте.
Инициативаны РФ Дәүләт Советының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр мохите буенча комиссиясе утырышында тәкъдим итү планлаштырыла. Комиссияне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли.
«Без бу мәсьәләне федераль дәрәҗәдә тагын бер тапкыр тикшерергә телибез, безнең призма, безнең практика аша карарга һәм федераль законнарны үзгәртү өчен оптималь караш, кыска вакытта чишелешкә якын килергә телибез», - диде Фролов.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 27-28 ноябреннән Казанда дәүләт-хосусый партнерлык буенча VI төбәкара тармак форумы уза. Чараны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы оештыра, ул Татарстанда ДЧП проектларын гамәлгә ашыру буенча вәкаләтле орган булып тора.
«РБК-Татарстан» материаллары буенча