Буа драма театры реконструкциядән соң ачылды

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

Рөстәм Миңнеханов реконструкциядән соң Буа дәүләт драма театры бинасын ачуда катнашты. Чарада аны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин озатып йөрде.

 

Объектта ремонт эшләре 2022 елда башланган.  Реконструкция барышында гомуми мәйданы 4 мең кв. м. кадәр арта, ә зал 400дән артык кеше сыйдырышлы.

 

Рөстәм Миңнеханов театрның яңа бинасын бәяләде һәм мәдәни объектның иң заманча таләпләргә җавап бирүен билгеләп үтте. «Яңа мәдәни бина чын тарту үзәгенә әверелер дип ышанам. Ул Буа халкына гына түгел, күрше районнарга да хезмәт итәчәк. Сезнең янәшәдә Ульяновск өлкәсе. Театрны сыйфатлы контент белән тутыру мөһим, шул ук вакытта спектакльләр татар телендә генә булмаска тиеш. Биредә руслар, чуашлар, башка халыклар вәкилләре яши. Татарстан - күпмилләтле республика, анда барысы да  яши», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

 

Буа драма театры «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында ачылды. Элегрәк федераль бюджет ярдәме белән Чаллыда ике театр, шулай ук Түбән Камада яшь тамашачы театры ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International