Казанда әзер кухнялы социаль ипотека фатирларын тапшырачаклар

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Быел ТР Дәүләт торак фонды Казанда файдалануга тапшыра торган биш йортның берсе кухня гарнитурасы, урнаштырылган техника һәм яхшыртылган ремонт белән торакчыларга тапшырылачак. Бу опцияләрне исәпкә алып, фатирның бәясе фатирның мәйданына бәйле рәвештә якынча 300400 мең сумга кыйммәтләнә.

 

 

10 катлы яңа төзелештә 72 фатир урнаштырылган: 36 ике бүлмәле һәм шул ук санда өч бүлмәле. Фатирларның гомуми мәйданы 5,3 мең кв. м тәшкил итә. Фатирлар инде урнаштырылган кухня һәм урнаштырылган техника савыт – саба юу машинасы, суырткыч, ике камералы суыткыч, электр пешерү өслеге белән яшәүчеләргә тапшырылачак.

 

Фатирларның санузелларында стеналар керамик плитәләр белән тышланган.

 

Әлеге фатирларны дәүләт торак фондының торак программаларында катнашучы Казан гаиләләре сайлап ала алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International