2013 елның гыйнвар-августында Россиядә торак файдалануга тапшыруның күләме 8% арткан

2013 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

2013 елның гыйнвар-августында Россиядә торак файдалануга  тапшыруның күләме арткан, 2012 елның аналогик чоры белән чагыштырганда 8%ка – 31,9 миллион кадрат метрны тәшкил иткән, диелә дәүләт статистика Федераль хезмәте (Росстат) материалларында. “2013 елның августында милекнең барлык формасы оешмалары тарафыннан 65,7 мең яңа фатир төзелгән, 2013 елның гыйнвар-августында 396,1 мең фатир”, - диелгән отчетта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International