Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында 2013/2014 еллар ягулык чорына әзерләнү буенча Республика штабы утырышы булды.
Утырышны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.М. Фролов үткәрде. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты эшчеләре, министрлык һәм ведомстволар, дәүләт хакимияте федераль структураларының территориаль органнары җитәкчеләре, республика муниципаль оешмаларының башлыклары, шулай ук, муниципаль оешмаларның башкарма комитеты, торак-коммуналь комплекс предприятиеләре һәм оешмаларының җитәкчеләре видеоконференция режимында катнашты.
Утырыш барышында, катнашучылар, торак фонды, социаль-мәдәни өлкә, коммуналь инфраструктура объектлары һәм башка объектларның әзерлеге сорауларын, шулай ук торак йорт фатирларын аерым җылыту системасына күчү программасы буенча сораулар, ТКХ оешмалары тарафыннан элек кулланган энергоресурслар өчен бурычлар һәм җылылык бирү сорауларын тикшерделәр.