Татарстан Төзелеш министрлыгында төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге темаларны иң яхшы яктыртуга ел саен үткәрелә торган массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин тапшырды.
Журналистлар белән аралашу барышында Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, Татарстан тапшырыла торган торак күләме буенча Россия Федерациясендә алдынгы позициядә тора һәм Идел буе федераль округы төбәкләре арасында беренче урынны били.
«Без инде ике ел рәттән үз рекордларыбызны арттырабыз: 2022 елда республикада 3 млн 100 мең кв.м. торак фонды кулланышка тапшырылды. Ә быел 3 млн 92 мең кв.метрдан артык файдалануга тапшырылган. Һәм бу ел әле тәмамланмаган булса да, аның ахыргы нәтиҗәләре әлегә ясалмаган», - дип билгеләп үтте министр.
«Безнең эшнең зур блогы -республика һәм Федераль төзелеш һәм капиталь ремонт программалары. Исегезгә төшерәбез, быел Татарстанда 44 Республика, 5 дәүләт программасы һәм 7 илкүләм проект гамәлгә ашырыла, төзелеп килүче һәм ремонтлана торган объектларның гомуми саны – 4 мең 143 объект», - дип хәбәр итте ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы.
Бүләкләү тантанасы ахырында Марат Айзатуллин җиңүчеләрне котлады һәм яңа елда уңышлар һәм иминлек теләде.