Бүген республика Төзелеш министрлыгында «Яшь белгеч–киләчәк төзүчесе» төбәк форумында катнашучыларны хөрмәтләделәр. Катнашучыларга бүләкләрне ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев тапшырды.
Үз чыгышында Илшат Гыймаев билгеләп үткәнчә, форумның төп максаты - яшьләрне төзелеш тармагына җәлеп итү, эшче белгечлекләрнең һәм инженерлар составының кадрлар резервын формалаштыру һәм төзүче һөнәренең абруен күтәрү, шулай ук иртә һөнәри юнәлеш бирү.
Форумның эшлекле программасы кысаларында түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар, интерактив уеннар, вакансияләр ярминкәсе, төзелеш тармагы вәкилләре һәм потенциаль эш бирүчеләр белән тере аралашу, объектларга бару үткәрелде.
Форумда 1796 кеше катнашты. Алар - югары һәм урта уку йортлары студентлары, укучылар, укытучылар, төзелеш оешмалары, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, республика ведомстволары вәкилләре һәм волонтерлар.
Исегезгә төшерәбез, «Яшь белгеч – киләчәк төзүчесе» төбәк форумы 2023 елның 23-24 ноябрендә Казан Экспо күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында узды.