ТР Төзелеш министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы булды

2023 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында Татарстан Республикасы торак-коммуналь комплексының 2023 елдагы эш нәтиҗәләре каралды. Чара Республика Төзелеш министрлыгында узды, аны Иҗтимагый совет рәисе Ринат Абдуллин үткәрде.

Төп доклад белән ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, 2023 елда республикада капиталь ремонт, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру өлешендә ел башында билгеләнгән барлык бурычлар үтәлде.

Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча республикада 726 йортның гомуми йорт милке ремонтланган.

Алексей Фролов утырышта катнашучыларга 2023 елда 2 елга исәпләнгән коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль программасын гамәлгә ашыру башлануын искәртте. Программа кысаларында агымдагы елда 2 млрд сумнан артык суммага 65 километр инженерлык челтәре ремонтланган.

Утырыш барышында Иҗтимагый советның 2024 елга эш планы расланды. Иҗтимагый совет эшендә ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары - Ирина Әхмәтова, Артур Мостаев, Кәүсәрия Матросова, «Татинвестгражданпроект» ДУП генераль директорының архитектура буенча киңәшчесе Илдус Әсәдуллин, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының икътисад фәннәре докторы Гөлсинә Заһидуллина катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International