Бүген Татарстан Республикасының Нурлат шәһәрендә су алу буыны белән чиста су белән тәэмин итү системасы эшләтеп җибәрелде. Тантанада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты.
Яңа объект «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Чиста су» федераль программасы кысаларында төзелгән. Су әзерләү станциясе Нурлат шәһәрендә яшәүче 32 мең кешене сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Элеккеге шәһәр су алу урыны узган гасырның 70 нче елларында төзелгән. Объект авария хәлендә була һәм ышанычлы һәм сыйфатлы су белән тәэмин итми. Нурлатта су белән тәэмин итү проблемасын кардиналь хәл итү таләп ителә.
Марат Айзатуллин билгеләп үткәнчә, су әзерләү станциясе төзелеше 2022 елның язында башланган. Программаны гамәлгә ашыру вакытында 27 километр суүткәргеч челтәре төзелә, 6 скважинадан торган 2 су алу урыны төзелә. Яңа станциянең җитештерүчәнлеге тәүлегенә 10 мең куб.метр тәшкил итә.
Киләчәктә чиста су белән тәэмин итү системасына Нурлатка якын торак пунктлар да тоташтырылачак.
«Илкүләм проектны гамәлгә ашыру вакытында республикада 6 эчәр су белән тәэмин итү объекты төзелде, шуларның 4се - агымдагы елда гына. Нурлат шәһәреннән тыш, Алексеевск муниципаль районында чиста су алу станциясе барлыкка килде, Тукай районының Суровка һәм Белоус авылларында су белән тәэмин итү челтәрләре төзелде», - дип билгеләп үтте Марат Айзатуллин.
Тантанада Нурлат муниципаль районы башлыгы Дамир Ишкинеев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Гыйльметдинов һәм башкалар катнашты.