«ТР Киңлек планлаштыру институты» ДБУда Казан агломерациясенең киңлек һәм социаль-икътисади үсеш Мастер-планы презентациясе узды. Чарада Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары – Владимир Кудряшев катнашты.
2023 ел йомгаклары буенча институт эшенең төп күрсәткече һәм нәтиҗәсе булып Казан шәһәре, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш һәм Питрәч муниципаль районнарын үз эченә алган Казан агломерациясе территориясенең Мастер-планын эшләү тора.
Әлеге документ киңлекне сыйфатлы үзгәртүгә юнәлдерелгән һәм территориянең аерым алынган участокларының һәм гомумән агломерациянең төп максатларын, өстенлекле бурычларын һәм үсеш юнәлешләрен билгели. Мастер-план иң кирәкле сорауларга җавап бирә: беренче чиратта нәрсә эшләргә кирәк, нәрсә үзгәртергә кирәк һәм максималь-позитив эффект бирә ала.
Мастер-план территориаль планлаштыру документлары комплексын эшләү өчен башлангыч нокта һәм нигез булып тора, мәсәлән: районнарны территориаль планлаштыру схемалары, шәһәр округлары һәм торак пунктларының генераль планнары, җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре, территорияне планлаштыру буенча документлар һ. б.
Очрашуда катнашучыларның тәкъдимнәрен исәпкә алгач, документ Татарстан Республикасы Рәисенә - Рөстәм Миңнехановка тәкъдим ителәчәк.
Презентация ТР Премьер-министрының беренче урынбасары - Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Раисе ярдәмчесе - Рөстәм Мерзакреев, ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе - Александр Тыгин һәм башка республика министрлыклары вәкилләре катнашында узды.