Татарстанда проблемалы объектларның федераль реестры ябылган

2023 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы өлешчеләренә ярдәм фонды «МЧС» торак комплексында җир асты паркингын файдалануга тапшыруга рөхсәт алды. Шулай итеп, Татарстан буенча төзелешләрнең федераль реестры тулысынча ябылган.

Паркинг 267 машина урынына исәпләнгән һәм 5 блоктан тора. Объект төзелеше өлешчеләргә ярдәм итү республика программасы буенча тәмамлана. Эшләр барышында стилобат өлешендә асфальт япма яңартылган, шулай ук яңа балалар мәйданчыгы урнаштырылган, ишегалды территориясен төзекләндерү буенча эшләр башкарылган.

2018 елдан өлешчеләргә ярдәм фонды тарафыннан Казанда, Чаллыда, Алабугада, Питрәч һәм Баулы районнарында 30дан артык проблемалы объект файдалануга тапшырылган, биш меңнән артык алданган өлешчеләрнең хокуклары кайтарылган. Бу Татарстан Республикасы Рәисе -  Р. Н. Миңнехановның ярдәме, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Территорияләрне үстерү фонды, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы, шәһәр хакимияте, челтәр һәм подряд оешмалары ярдәме аркасында мөмкин булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International