Татарстанда авыл урамнарын яктырту программмасы тормышка ашачак

2013 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узган атналык киңәшмәдә катнашучыларны Татарстанның 2014 елга булган торак төзү программмасы белән таныштырды.

ТР Төзелеш Министрлыгы башлыгы мәгълүматларына караганда, 2014 ел программасы бүгенге көндә 2 млн. 399 мең кв. метр күләмендә формалашкан. Шул исәптән социаль ипотека программасы буенча – 418,8 мең кв. метр, күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча – 992,8 мең кв. метр, аз катлы торак төзелеше программасы буенча – 987,4 мең кв. метр. “Социаль ипотека программасы буенча 7 мең 208 фатирлы 136 торак йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. 10 мең 534 фатирлы 98 инвестицион йорт файдалануга тапшырылырга тиеш”, - дип хәбәр итте министр. Ул билгеләп үткәнчә, нигезен индивидуаль торак төзелеше тәшкил иткән аз катлы торак төзү өлешендә 10 мең торак йорт төзү планлаштырыла.

2014 елда файдалануга тапшырылырга тиешле инвестицион торакның 98 күп фатирлы объекты буенча республикадагы хәлләр шулайрак: 89 объект буенча ( 90 процент) җир мәйданнары рәсмиләшкән, 87 объектта ( 89 процент) җир мәйданының шәһәр төзү планы бар,  85 объектта (87 процент) су, 85 объектта  ( 87 процент) канализация, 85 объектта (87 процент) электр, 88 объектта ( 90 процент) җылылк, 88 объектта (90 процент) газ  белән тәэмин итү челтәрләре бар, 70 объект буенча (71 процент) төзелеш өчен рөхсәт бирелгән, 76 объект (78 процент) проект-сметалы документация белән тәэмин ителгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  билгеләп үткәнчә, 2014 ел программалары  буенча булган эшләрне хәзер үк планлаштырырга кирәк. Республика башлыгы, шулай ук, авыл халкына куанычлы булган хәбәр җиткерде: Татарстанда авыллар һәм шәһәр артындагы бистәләрнең урамнарын яктырту программасы тормышка ашачак. “Бездә урамнарны яктырту буенча бик начар хәл күзәтелә. Бу программаны башларга кирәк”, - диде ул. Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, мөмкин кадәр зуррак территорияне колачларга һәм энергияне саклый торган технологияләр кулланырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International