Көчле салкыннарга карамастан, татарстанлыларның йортларында җылы булды. Болар барысы да бәйрәм көннәрендә дежур торучы торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең өзлексез һәм сыйфатлы эшләве нәтиҗәсендә булды. Салкыннар вакытында җылылык температура режимы күтәрелә, бу йортларда уңайлы температураны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендәге барлык оешмалар тарафыннан Татарстанда өзлексез һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен кирәкле әзерлек эшләре башкарылган.
Министрның беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, ТР Төзелеш министрлыгы җирле үзидарә органнары һәм торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре белән берлектә объектларны җылыту чорына әзерләү буенча зур эш алып барган. Барлык җылылык белән тәэмин итүче һәм җылылык челтәре оешмалары җылыту чорына әзерлек актлары алды.
«Моннан тыш, әзерлек режимына «Татлизинг» дәүләт унитар предприятиесе китерелде, аның базасында материаллар һәм җиһазларның авария-техник запасы булдырылды», - диде ул.
Узган бәйрәм көннәрендә (30.12.2023-08.01.2024) ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының оператив эш бүлеге тарафыннан 93 авария очрагы теркәлгән.
«Мөрәҗәгатьләр күбрәк кайнар су белән тәэмин итү температурасы белән бәйле иде һәм идарәче оешмалар диспетчерлык хезмәте белән оператив рәвештә хезмәттәшлек иттеләр, һәм бу искәрмәләр оператив рәвештә бетерелде», — дип сөйләде Алексей Фролов.
Теркәлгән мөрәҗәгатьләр статистикасы:
41 - салкын су белән тәэмин итү буенча (Казан шәһәрендә 33 авария, Бөгелмә, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Мөслим, Яңа Чишмә, Саба һәм Чаллы шәһәрләрендә бер авария);
31- кайнар су белән тәэмин итү буенча (Түбән Кама районында 27 авария, Казан шәһәрендә 3 авария һәм Яр Чаллы шәһәрендә 1 авария);
10 - җылылык белән тәэмин итү буенча (7 авария Казан шәһәрендә, бер авария Бөгелмә, Яшел Үзән районнарында һәм Яр Чаллы шәһәрендә);
9 - газ белән тәэмин итү буенча (барсы да Казан шәһәрендә).
2 - электр белән тәэмин итү буенча (Биектау һәм Кайбыч районнарында бер авария буенча).
Барлык мөрәҗәгатьләр буенча гаризалар төзелә, килеп туган хәлләрне оператив рәвештә бетерүче авария бригадалары формалаштырыла