Рөстәм Миңнеханов Казанның төзелә торган объектларында булды

2024 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Рөстәм Миңнеханов Казанның төзелә торган объектларында булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин озатып йөрде.

Әйтик, Татарстан Рәисе Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының төзелә торган яңа бинасын карады. Исегезгә төшерәбез, объект шәһәр үзәгендә Кабан күле ярында төзеләчәк. Бинада берничә зал, креатив-белем бирү лабораторияләре, иҗтимагый зона, шулай ук репетиция һәм административ бүлмәдәр каралган. Рөстәм Миңнехановка төзелеш эшләренең барышы турында сөйләделәр: бинаның тимер-бетон монолит каркасын төзү, бинаның цоколь стеналарын гидроизоляцияләү һәм җылыту һ. б.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Миллениум күпере янында кунакханә комплексы төзелеше белән танышты. Ул биш манараны үз эченә алачак. Аларның беренче икесен быел октябрь аена төзү планлаштырыла. Татарстан Рәисенә төзелә торган объектларның төп параметрлары һәм агымдагы эшләрнең барышы турында хәбәр иттеләр.

Ахырда Рөстәм Миңнеханов Казанка яр буендагы Балалар паркының төзелеш мәйданчыгында булды. Яңа мәйдан балалар һәм олылар өчен ял итү урыны булачак. Активлык зонасына уен мәйданчыклары, ял итү һәм туклану зоналары кертелгән. Паркта балалар өчен чаралар, мастер-класслар узачак павильон урнаштыру күздә тотыла.

Бүгенге көндә объектта территорияне бүлү һәм вертикаль планлаштыру эшләре башкарылган, павильон һәм фонтан бинасы өчен баганалар салу эшләре башкарылган, электр белән тәэмин итү линияләре өчен гильзалар монтажланган, Фукс скверына яңа баскычны сүтү һәм төзү эшләре тәмамланган, яңа баскычны төзү буенча монолит эшләр башкарылган. Яктырту баганалары астына нигез элементларын монтажлау, электр белән тәэмин итү челтәрләрен һәм аз агымлы челтәрләрне җәю, җәяүлеләр юлларын алга таба төзү өчен монолит эшләр дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International