ТР Раисе каршындагы Дәүләт торак фонды 2023 елда бөтен республика буенча гомуми мәйданы 160,7 мең кв.м булган 64 йорт төзегән һәм социаль ипотеканың ташламалы шартлары буенча Татарстанның 2966 гаиләсен уңайлы торак белән тәэмин иткән.
Яңа торакны бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, программаны финанслаучы предприятиеләр, ятим балалар, яшь гаиләләр, грант алучы табиблар, күп балалы гаиләләр һәм Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны алды.
Төзелешнең төп урыннары булып Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре тора. Казанда «Салават Күпере» торак районында 564 фатирга 5 йорт төзелде, Яр Чаллыда 2023 елда Дәүләт торак фонды шәһәрнең 63 микрорайонында 170 фатирдан 2 йорт төзеде.
Социаль ипотека программасының шартлары үзгәрешсез кала - еллык 7 процент, фатир бәясенең 10 процентыннан башлангыч взнос, рассрочка срогы – 28,5 елга кадәр. Бала туганда исәпкә куелганнан соң 200 мең сум күләмендә түләүсез субсидия бүлеп бирелә. Бүгенге көндә бу бөтен ил буенча гражданнарның торак шартларын яхшыртуның иң отышлы программаларының берсе.