Татарстанда иң яхшы идарә итүче компаниягә конкурс игълан ителде

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 16.07.2015 № 521 карарына ярашлы рәвештә ел саен Татарстан Республикасы күп фатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә иң яхшы оешмага республика конкурсы үткәрелә.

 

«Татарстан Республикасының күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә иң яхшы оешма» республика конкурсын ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы оештыра.

 

Конкурсның максаты - күп фатирлы йортлар белән идарә итү оешмаларының алдынгы эш тәҗрибәсен ачыклау, пропагандалау һәм тарату.

 

2023 елда идарә итүче компанияләр эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча конкурс материаллары  2024 елның 1 мартына кадәр кабул ителә. Материалларны Казан шәһәре, Себер тракты ур., 27нче йорт адресы буенча «Татарстан Республикасының күп фатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә иң яхшы оешма» Республика конкурсы билгесе белән җибәрергә кирәк.

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 16.05.2015 № 521 карары белән расланган конкурс турында нигезләмә һәм министрлыкның 14.08.2015 №125/0 боерыгы белән расланган конкурс үткәрү буенча конкурс комиссиясе турында Нигезләмә белән министрлык сайтында Эшчәнлек – Торак-коммуналь хуҗалык – ТКХ конкурслары бүлегендә танышырга мөмкин.

 

Нәтиҗәләр конкурс комиссиясе тарафыннан 2024 елның 31 мартына кадәр ясалачак.

 

Документлар бирү мәсьәләләре буенча телефон аша мөрәҗәгать итәргә кирәк: 8 (927) 411-19-09, 8 (927) 039-13-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International