Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директоры урынбасары Рөстәм Степаненко белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Очрашуда Казанда 1000 урынга исәпләнгән яңа тикшерү изоляторы төзелеше барышы турында фикер алыштылар. Рөстәм Степаненко төзелеш эшләренең югары темпын билгеләп үтте. «Болар барысы да бик тәэсирле. Кайбер объектлар буенча без эшләтеп җибәрү-көйләү эшләренә күчтек. Шәхсән сезгә һәм бөтен командагызга зур рәхмәт», - диде ФСИН директоры урынбасары.
Шулай ук алар Татарстан Республикасы җинаять-башкару системасы һәм азат ителгәннән соң гражданнарны социаль адаптацияләү өлкәсендәге хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.