Рөстәм Миңнеханов КДАТУда яңа фәнни-белем бирү бинасы белән танышты

2024 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында булды һәм «Потоки», «Девелопмент» яңа фәнни-белем бирү үзәкләре эше белән танышты. Республика Рәисен КДАТУ ректоры Рәшит Низамов, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан мэры Илсур Метшин, төзелеш компанияләре вәкилләре озатып йөрде.

«Потоки» үзәгенең фәнни-укыту лабораторияләрендә җылылык, һава, су һәм газ агымнары үзлекләре тикшерелә. Биредә җылылык-газ белән тәэмин итү һәм вентиляция, су белән тәэмин итү һәм су чыгару буенча булачак белгечләрнең алдынгы компетенцияләре формалаша, биналар һәм корылмаларның инженерлык системаларының энергоэффектив проектлары эшләнә һәм кертелә.

Рөстәм Миңнеханов берничә лабораторияне карады. Шулай ук республика Рәисе яктырту, вентиляция һәм һава үткәргеч системаларын өйрәнү мәйданчыклары белән танышты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов «Девелопмент» үзәгендә булды, ул инвестицион-төзелеш проектының барлык стадияләрендә икътисади һәм идарә итү мәсьәләләре комплексын хәл итү өчен билгеләнгән. «Экспертиза» лабораториясендә цифрлы платформа формалаштырылган, ул проектларны анализлау, чыгым күрсәткечләрен һәм конструктив элементларның әзерлек дәрәҗәсен ачыклау мөмкинлеге бирә. «Акыллы йорт» элементлары «идарә» бүлегендә күрсәтелгән: торак йортның җылыту системасы белән идарә итү модельләре, биналарның микроклиматы, торак бинаның энергия нәтиҗәлелеге, шулай ук куркынычсызлык системалары контроллерлары. Аерым белем бирү блогы цифрлаштыру мәсьәләләренә багышланган.

Университет ректоры Рәшит Низамов «Потоки» һәм «Девелопмент» фәнни-белем бирү үзәкләренең эше индустриаль партнерлар белән тыгыз хезмәттәшлектә алып барылуын сөйләде. Компанияләр кирәкле җиһазлар, программа продуктлары бирәләр, белем бирү процессында катнашалар. Рөстәм Миңнеханов бу тәҗрибәне уңай бәяләде. «Компанияләр үзләре югары уку йорты белән эшләү белән кызыксына. Алар үзләре өчен алдынгы күнекмәләргә ия булган белгечләр әзерлиләр. Университет моның өчен иң яхшы урын. Биредә студентлар өчен генә түгел, төзелеш тармагы вәкилләренең квалификациясен күтәрү өчен дә барлык шартлар тудырылган», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International