Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы «Казан Экспо» үзәге мәйданчыгында узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россиянең Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, башка рәсми затлар катнашты.
2023 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2024 елга планнар турында төп доклад белән ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин чыгыш ясады.
Министр үз чыгышында билгеләп үткәнчә, бүген төзелеш комплексы Татарстан икътисадының иң эре секторы булып тора, аңа тулаем төбәк продуктында 7 процент тирәсе карый. Иң мөһим күрсәткечләрнең берсе - «төзелеш» эшчәнлеге буенча башкарыла торган подряд эшләре күләме буенча 2022 ел белән чагыштырганда 114% дәрәҗәсендә үсеш көтелә.
Төзелешнең җитди күтәрелеш кичерүен тармакта эшләүчеләр санының артуы да күрсәтә – хисап елында ул 114,4% ка арткан. «Торак-коммуналь хуҗалыкта хезмәткәрләр санының аз гына кимүе күзәтелде -1,1% ка. Абсолют саннарда бу 93 һәм 27,6 мең кеше», - дип билгеләп үтте Марат Айзатуллин.
Моннан тыш, министр төзелеш оешмалары буенча зыянга эшләүче предприятиеләрнең өлеше 0,6% ка кимүен билгеләп үтте; торак-коммуналь хуҗалык оешмалары буенча, киресенчә, 2022 ел белән чагыштырганда аз гына арту теркәлә.
«Министрлык карамагындагы предприятиеләрдән һәм оешмалардан салым керемнәре 23% ка арткан. Шулай итеп, барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 50 млрд 400 млн сум күчерелгән», - дип ассызыклады министр.