2023 елның 1 гыйнварыннан төзелеш тармагы капиталь төзелеш объектларын проектлауда мәгълүмати модельләштерү технологияләренә күчә, аларны финанслау бюджет акчаларын җәлеп итеп гамәлгә ашырыла. Беренче объектлар арасында Иннополис университетының яңа торак корпуслары бар.
2024 елның 1 апреленнән республикада бюджет акчаларын җәлеп итеп финанслана торган капиталь төзелеш объектларын төзегәндә һәм реконструкцияләгәндә документлар проектлар белән идарә итүнең мәгълүмати системасында электрон рәвештә гамәлгә ашырылачак.
2024 елда төзелештә катнашучыларның актив эшен бердәм мохиттә цифрлы мәгълүмат моделен кулланып башкарылган проектлар буенча тәэмин итү планлаштырыла. Сүз проектлаучылар һәм экспертиза үткәрүче белгечләр турында гына түгел, ә заказчылар, подряд оешмалары һәм төзелеш контроле органнары турында да бара.
Моннан тыш, цифрлы модель инженерлык челтәрләренең торышын мониторинглау коралы һәм аларның алга таба үсеше өчен нигез булачак. Бу эшне Пространствоны планлаштыру институты алып бара. 2023 ел дәвамында районнардан һәм инженерлык челтәрләренең баланс тотучыларыннан башлангыч мәгълүматлар җыелган.
Цифрлы модельне гамәлгә ашыру өчен нигез булып республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмати системасын (ГИСОГД) кертү тора. 2023 елда системада 100% генераль планнар, 100% җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре, 86% территориаль планлаштыру схемалары урнаштырылган.
Бүген ГИСОГД аша шәһәр төзелеше эшчәнлегенең 60% хезмәтләре, шул исәптән социаль әһәмиятле хезмәтләр күрсәтелә. 2023 елда системада муниципаль хезмәтләр буенча 36 меңгә якын гариза эшкәртелгән. 2023 ел башы белән чагыштырганда, бу эшкәртелгән гаризалар һәм формалаштырылган карарлар санын алты тапкыр арттырды. Системаны кертү нәтиҗәсендә хезмәткәрләрнең хезмәт нәтиҗәләрен әзерләү чыгымнары вакыты 4 тапкыр, ә хезмәт күрсәтү кысаларында Росреестр белән үзара эш итү вакыты 5 тапкыр кимегән.