Татарстан ЛХРда торак һәм социаль объектларны торгыза

2024 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Луганск Халык Республикасы территориясендә махсус инфраструктура проектын гамәлгә ашыра. Лисичански һәм Рубежное шәһәрләрендә инфраструктураны торгызу һәм ремонтлау буенча эшләр яңа төбәкләрнең социаль-икътисади үсеше программаларын гамәлгә ашыру максатыннан чыгып алып барыла.

 

Лисичанскида үзәк хастаханә, өч мәктәп, күп функцияле үзәк һәм 100 күп фатирлы йорт ремонтлана. Рубежное шәһәрендә 86 күп фатирлы йорт, шулай ук күп функцияле үзәк һәм вакытлыча урнаштыру пункты эшли.

 

Лисичански йортларында, шулай ук 14 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә, күп функцияле үзәктә төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган. 27 нче һәм 4 нче мәктәпләрдә әзерлек 88,72% тәшкил итә.

 

Рубежное шәһәрендә вакытлыча урнаштыру пунктында эшләр тәмамланган, күп функцияле үзәк буенча әзерлек 99% тәшкил итә, күп фатирлы торак фонды буенча әзерлек 77% тәшкил итә.

 

Лисичански һәм Рубежное Татарстан Республикасының карамагындагы шәһәрләр булып тора. Республика Лисичанскины торгызуда ярдәм итәчәге турында 2022 елның көзендә билгеле булды. Россия Президенты Владимир Путин шундый йөкләмә бирде. Узган елның маенда Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин һәм ЛХР Хөкүмәте рәисе Сергей Козлов килешүгә кул куйдылар, аның кысаларында Татарстан Рубежное шәһәрен торгызу эшләрен җәелдереп җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International