Казан йортларына җылылык бирелә башлана

2013 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Иртәгә, Казан башкарма комитеты җитәкчесенең “2013-2014 еллар ягулык чорының башланкы турында” дигән карары нигезендә, “Казанская теплосетевая компания” ААҖ  торак йортларга, иҗтимагый, административ биналарга һәм сәнәгать предприятиеләренә җылылык бирү эшен башлады. Бу турыда бүген,  “Казанская теплосетевая компания” ААҖнең пресс-хезмәте хәбәр итте.

Ягулвк чорының рәсми рәвештә башлануына кадәр үк, компания, Татарстан башкаласының берничә объектын җылылык белән тәэмин итте, бу, беренче чиратта,  балалар бакчалары, мәктәп һәм хастаханәләр.

Казан җылылык челтәре компаниясенең диспетчерлык хезмәте бары тик “Таттеплосбыт” ААҖнән генә гаризалар кабул итә. Җылылык җибәрү вакытындагы төп шарт булып, ресурс белән тәэмин итү оешмасы алдында, тәкъдим ителгән җылылык энергиясе өчен бурычлар булмау һәм җылылык белән тәэмин итү килешүе буенча булган җылылык, шулай ук объектың ягулык чорына әзерлек паспорты тора. Әлеге таләпләр 20 матдәдәге “Җылылык белән тәэмин итү турында” дип аталган Федераль закон, ягулык чорына әзерлекне бәяләү кагыйдәләрен раслау турында” дигән боерыкта язылган.

Башкарма комитет җитәкчесенең 2.1.3. п. нигезендә, җылылык белән үзәкләшкән формада тәэмин итү режимын тәртипкә китереп бетерү өчен якынча ике атна вакыт бирелә. Әлеге вакыт ягулык чорына кереп китү өчен технологик яктан бирелгән. Әлеге вакыт үзкләшкән җылыту челәтеренең барлык инженерлык системалары да төзәтелергә тиеш.

Искәртеп үтәбез, халыкка энергоресурс бирүнең тизлеге һәм сыйфаты, күп очракта йортларның җылылык җибәрүгә әзерлегеннән тора. Әлеге процесста  идарә компанияләре мөһим роль уйный, алар йортларның эчке ягындагы труба үткәргечләрнең ныклыгын тикшерергә, аларның  ватык җирләрен табырга һәм бетерергә: җылылык челтәрләрен юарга, диварларына җыелган юшкыннарны юкка чыгарырга тиешләр. Бу чараларның барысы да труба үткәргечләрнең гидравлик каршы тору көчен бетерергә ярдәм итәчәк һәм җылыту приборларының җылылык җирү мөмкинлеген яхшыртачак. Шул рәвешле батарейлардагы җылылыкка ия булган циркуляция яхшырачак, ә җылыту приборларының көче артачак.

Хәзерге вакытта акционерлык җәмгыяте тарафыннан, Казанның торак йортлары, иҗтимагый һәм сәнәгать биналарының социаль-көнкүреш учреждениеләренең җылыту системаларын бер-бер артлы җибәрү буенча барлык чаралар да үтәлгән.

Җылылык җибәрү рөхсәтен рәсмиләштерүгә кагылышлы сораулар буенча һәм мәгълүмат алу өчен түбәндәге телефоннар буенча шалтыратырга мөмкин: 567-77-18, 567-77-14, 567-76-53.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International