Алексей Песошин Алексеевск районында Бадминтон үзәген ачты

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин эш сәфәре кысаларында Алексеевски бистәсендәге Бадминтон үзәген ачуда катнашты. Аны Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов озата йөрде.

 

Алексей Песошин ассызыклаганча, әлеге спорткомплекс республика шәһәрләрендә һәм авылларында бадминтон үзәкләрен үстерү программасы буенча төзелгән беренче объект булды. «Бүген Алексеевск районында яшәүчеләр өчен мөһим вакыйга – зарыгып көтелгән, бадминтон белән шөгыльләнү өчен махсуслаштырылган үзәк ачыла. Алексеевск районы республикада әлеге спорт төрен үстерү буенча лидерларның берсе булып тора», - диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.

 

Бинаның гомуми мәйданы 1,5 мең квадрат метр тәшкил итә. Үзәктә 6 кортлы уен залы, 4 киенү бүлмәсе (һәрберсенә 16 кеше сыя ала), душ һәм санузеллар урнаштырылган. Шулай ук медицина кабинеты, административ бүлмә, тренерлар бүлмәсе, спорт инвентаре саклана торган бүлмә бар.

 

Үзәк бадминтон буенча уку-күнекмә дәресләре һәм җыеннар, спорт ярышларын оештыру, шулай ук бадминтон буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы резервы әзерләү өчен билгеләнгән. Норматив буенча объект тәүлегенә 200 кеше сыйдыра ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International