ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, программа буенча 2024 елда ким дигәндә 3 миллион 150 мең кв.метр торак тапшыру күздә тотыла. 10 февральгә план 13 процентка үтәлгән - 399 мең кв. м. кертелгән. Шул ук вакытта коммерцияле төзелештә планның 5 проценты тапшырылган: бу 22 күп фатирлы йорт, аларның гомуми мәйданы 68,9 мең кв. м., социаль ипотека программасы буенча планның 18 проценты үтәлгән, 29 мең кв. м. 12 йорт файдалануга тапшырылган.
Бүгенге көндә хосусый торак төзелешендә 301 мең кв. метр мәйданлы 2229 йорт тапшырылган, бу еллык планның 20% тәшкил итә.
Татарстанда аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү өлешендә быел 930 ятим бала торак алырга тиеш, алар өчен 1 млрд.742 млн. сум күләмендә акча каралган. «5 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр» категориясендә быел 28 алучы бар. Хәзер муниципалитетлар сертификатларны рәсмиләштерү өчен биргән исәп-хисап эшләрен тикшерү бара.
Моннан тыш, быел 41 муниципаль берәмлектә 84 яшь гаилә торак алырга тиеш. Яшьләр министрлыгы тарафыннан «Электрон бюджет» системасында алар белән килешүләр төзелгән инде. 2024 елда мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльлеләр категориясендә 6 алучы бар.