Капиталь ремонт Арча йортларын уңай якка үзгәртә

2013 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Банк урамы буенча урнашкан 22 һәм 37 номерлы йортларда яшәүчеләр капиталь ремонтны зарыгып кеттеләр. Бу елны аларның йорты ерактан үзенә җәлеп итеп тора. “ Мин бу ертты чирек гасыр яшим. Ул искергән иде, подъезд эченә керергә куркыныч иде. Ә хәзер монда чиста, уңайлы, матур. Күңел шатлана”, - ди 37 нче номерлы йортта яшәүче Люция Ибраһимова.

Әйе, йортлар танымвслык булып үзгәрде. Ике йортны да сайдинг белән тышладылар. Подъездның эчке ягын ремонтладылар, идәнгән плитә җәйделәр, диварларны яңадан штукатурладылар, домофонлы тимер ишек һәм подъездны җылыту өчен агач ишек куйдылар.  Шулай ук подъезд тәрәзәләрен пластикка алыштырдылар. – Башта эшне нәрсәдән башларга белмәделәр. Чөнки йортлар бик искергән иде. Электр үткәргечләрне, 22 номерлы йорттагы канализацион системаны һәм суүткәргечне алыштырдылар,  яңа электроәитлар урнаштырдылар, керү юлларын ремонтладылар, вентиляция каналларын чистарттылар.

Илсия Соколова үзенең 30 еллык стажының 18 елын штукатур-моляр булып эшли. Ул Баклы урамы буенча урнашкан 22 номерлы йортта яши. Ул моңа кадәр башка йортларны бизәсә, бу юлы аңа үз йортында эшләү бәхете насыйп булды.  – Мин бу йортта алты ел яшим. Ул бик начар хәлдә иде. Хәзер безнең йортны танып та булмый. Шатланып бетә алмыйм, - диде ул. Йортта яшәүчеләрдән мондый рәхмәт сүзләре ишетү эшчеләр, җитәкчеләр өчен дә күңелле. Бу бит аларның эшен югары бәяләү дигән сүз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International