“Мәгариф өлкәсен алдан чарасын күреп үстерү һәм модернизацияләүдән башка инновацион икътисад формалаша алмый”, - ди ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бу турыда ул бүген, ТР Дәүләт Советына ел саен традицион рәвештә җибәрә торган юлламасында хәбәр итте.
Мәгариф өлкәсе турында әйткәндә, ул билгеләп үткәнчә, агымдагы елны, РФ мәгариф һәм фән Министрлыгы белән килешү кысаларында 5 меңнән артык яңа мәктәпкәчә урын барлыкка киләчәк. Федераль үзәк ярдәме белән өч ел эчендә 30 меңгә якын баланы урыннар белән тәэмин итү планлаштырыла. Шул ук вакытта, Р.Миңнеханов игътибар иткәнчә, мәктәпкәчә сыйфатлы белем – балаларның киләсе бакычларда уңышлы үсеше һәм белем алуы өчен гарантия.
Р.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика мәктәпләрен модернизацияләү эше дәвам итә. Шулай итеп, 2014 елда 164 мәктәптә капиталь ремонт үткәреләчәк. Моннан тыш, республика башлыгы сүзләренә караганда, сәләтле балалар өчен инновацион учреждениеләр челтәрен үстерү планлаштырыла.
“Муниципалитетларыбыздагы белем бирү сыйфаты аермасының зур булуына игътибарыгызны юнәлтәсем килә. Чагыштырмача тигез белем бирү сыйфаты рейтингында бер районнар тотрыклы рәвештә лидер булып торалар, икенчеләре артта калучылар рәтеннән чыкмыйлар. Администрация башлыкларына әлеге күренеш буенча җитди уйларга һәм мәнариф һәм фән Министрлыгы белән берлектә кирәкле чаралар күрергә кирәк”, - диде республика башлыгы.