Республикада социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау буенча күләмле эшләр дәвам итә

2024 елның 26 феврале, дүшәмбе

Социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлауның  эш күләме буенча икенче урында - сәламәтлек саклау тармагы тора.

 

Татарстанда 137 объектны 2024 елда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында һәм 3 млрд. сумнан артык финанслау күләме булган 2 нче республика программалары кысаларында ремонтлау планлаштырыла. Исемлеккә 82 фельдшер-акушерлык пункты, 25 поликлиника, 30 стационар керә.

 

«Мәдәният» илкүләм проекты һәм ике республика программасы кысаларында барлыгы 800 млн сумлык 24 республика объектын ремонтлау планлаштырылган. 5 балалар сәнгать мәктәбе, 16 авыл мәдәният йорты, 2 китапханә, Казан шәһәрендәге яшьләр театры яңартылачак.

 

Моннан тыш, яшьләр сәясәте буенча илкүләм проект һәм 4 республика программасы кысаларында 7 яшьләр үзәге, 9 балалар сәламәтләндерү лагеры, 6 яшүсмерләр клубы һәм 5 психологик-педагогик ярдәм бинасы ремонтланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International