ТР Төзелеш министрлыгында төзелештә 3D технологияләрне куллану турында фикер алыштылар

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Төзелеш министрлыгында төзелеш комплексын һәм төзелеш материаллары сәнәгатен үстерү секциясенең фәнни-техник советы утырышы узды. Чараны Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев үткәрде.

 

Фикер алышу өчен тема булып төзелештә 3D технологияләрен куллану мәсьәләләре торды.

 

Сәламләү сүзендә министр урынбасары Илшат Гыймаев торак төзелеше төзелеш тармагының төп драйверы булуын билгеләп үтте. «Өченче ел рәттән без 3 млн кв.м. планкадан артып китәбез. 2024 елда 3 млн 150 мең кв. м. торак тапшыру планлаштырыла», – дип төгәлләде ул.

 

Торак төзелешенә традицион карашлар белән беррәттән, бүгенге көндә 3D басма технологияләрен куллану кебек яңа чишелешләр кирәк.

 

3D-басу - компьютер 3D-моделе нигезендә өч үлчәмле объектлар ясау процессы. 3D-басу өстәмә җитештерүгә карый, чөнки цифрлы модельдән объектны булдыру технологиясе материалның катламнарын басма баш белән, төймә ярдәмендә яки башка ысул белән эзлекле рәвештә салудан гыйбарәт.

 

Шулай ук Илшат Гыймаев чарада катнашучыларның игътибарын Россиядә биналарның 3D-принтинг тармагы әле үсеш ала гына баруына юнәлтте. Безнең республикада да бу юнәлештә эшләр алып барыла.

 

Утырыш барышында 3D төзелешнең норматив һәм техник базасы һәм аны торак,  иҗтимагый биналар һәм корылмалар төзелешендә куллану перспективалары белән бәйле актуаль мәсьәләләр күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International