ТР Төзелеш министрлыгында республикада территорияне планлаштыру проектларын формалаштыру методикасын расладылар

2024 елның 1 марты, җомга

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы территорияне планлаштыру проектын әзерләү, проектның төп өлешенең текст һәм график материалларына һәм аны нигезләүгә таләпләрне, шулай ук проектны эшләү һәм территорияне чикләү өчен техник бирем формасын раслады.

 

Документ Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 27.12.2023 №3134-р боерыгы нигезендә Татарстан Республикасында территорияне планлаштыру проектларын әзерләү буенча бердәм алымнарны кертү, оештыру һәм эшне камилләштерү максатларында эшләнгән.

 

Территорияне планлаштыру проектын эшләү өчен техник бирем формасы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 21.12.2023 № 3018-р боерыгы белән расланган.

 

Тиешле документлар ТР Төзелеш министрлыгы сайтында бастырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International