Республикада 4 меңнән артык шәхси торак йорт төзелгән

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

Торак төзелеше статистикасы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

 

Март башына гомуми план 21% ка үтәлгән, 668 мең кв. м. кертелгән. Коммерцияле төзелеш тармагы буенча планлаштырылган күләмнең 5% ы тапшырылган: бу 73,8 мең кв. м. мәйданлы 25 күп фатирлы йорт.

 

Социаль ипотека ягыннан еллык план 18% ка үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 56 йортның 12се тапшырылган.  Аларның гомуми мәйданы 29 мең кв. м.

 

Шәхси торак төзелеше тармагы буенча бүгенге көндә 565 мең кв. метр мәйданлы 4 187 йорт тапшырылган, бу еллык планның 37 процентын тәшкил итә.

 

Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча быел 621 ятим бала торак алырга тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International