Хәзерге вакытта республикада торак йортларга һәм социаль өлкә (белем бирү, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һәм социаль яклау) объектларына җылылык җибәрелә.
30 сентябрь торышына республиканың барлык муниципаль оешмаларында 2013-2014 еллар ягулык чоры башлану турындагы боерык һәм карар кабул ителде (6 сентябрьдән 28 сентябрьгә кадәр).
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы тарафыннан, 19 сентябрьдән бирле котелняларны җибәрү, республиканың торак йортларына һәм социаль-мәдәни өлкә объектларына җылылык җибәрүнең көндәлек мониторингы үткәрелә.
Бүгенге көндә 31 муниципаль районга җылылык тулысынча җибәрелгән (Актаныш, Алексеевск, Апас, Арча, Әтнә, Аксубай, Балтач, Бөгелмә, Баулы, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Норлат, Чистай, Лениногорск, Еайбыч, Кукмара, Лаеш, Саба, Сарман, Тукай, Чирмешән һәм Теләче, Әгерҗе, Буа, Мамадыш, Минзәлә, Менделеевск, Яңа Чишмә, Питрәч, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Спасс, Ютазы районнары).
16 753 торак йортның 15 529ына ( 93%) җылылк җибәрелгән. 1 224 йортка җылылык бирелмәгән.
1 799 мәктәпнең 1 797сенә (99%) җылылык җибәрелгән, 2 мәктәптә җылылык юк.
1 848 балалар бакчасының 1 841енә (99,5%) җылылык җибәрелгән, 7 балалар бакчасына җылылык бирелмәгән.
1 885 сәламәтлек саклау объектының 1 851ендә (99,5%) җылылык бар, 34 объектка җылылык бирелмәгән.
2 077 мәдәният объектының 1 947сенә (94%) җылылык җибәрелгән, 130 объектта әлегә җылылык юк.
195 спорт объектының 184енә (96%) җылылык җибәрелгән, 11 объектка җылылык бирелмәгән.
138 социаль ярдәм учреждениесе объектларының 131ендә (95%) җылылык бар, 7 объектка җылылык бирелмәгән.
Республикада мөмкин булган аварияләрне яки гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләү өчен “Татлизинг” ААҖ тарафыннан 10 склад, шул исәптән гомуми электр көче 1964 кВТ булган 142 автоном дизельгенератор урнаштырылган 6 зональ склад барлыкка китерелгән. Хәзерге вакытта дизельгенераторларны техник яктан тәэмин итү эше тәмамланган. Гомуми суммасы 110,9 млн. сум булган авария-техник запас әзерләнгән.