Татарстанда капиталь ремонт программасына үзгәрешләр кертелгән

2013 елның 28 сентябре, шимбә

Татарстанда 2013 ел капиталь ремонт программасына үзгәрешләр кертелгән. Бу турыда бүген, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Фәрит Хәнифов, ТР Хөкүмәт Йортында ел саен үткәрелә торган киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.

Ф.Хәнифов билгеләп үткәнчә, 13 сентябрьдән башлап  муниципаль оешмаларга, капиталь ремонт программасына үзгәрешләр кертү өчен  “Торак фонд мониторингы” мәгълүмати сестемасына керү мөмкинлеге ачык. Экономияләнгән чараларга, өстәмә рәвештә, 19 күп фатирлы йорт ремонтлау планлаштырыла. Йортларның гомуми саны – 842. Программа лимиты 3,3 млн. сумга кими һәм 4 млрд, 706 млн. сумны тәшкил итә.

Бүгенге көндә, докладчы сүзләренә караганда, капиталь ремонт буенча эшләнгән эшләрнең гомуми суммасы 4 млрд. 632 млн. сум, әлеге сан еллык лимитның 98 процентын тәшкил итә. ДТИ мәгълүматлары буенча, 729 йортта капиталь ремонт буенча эшләр тәмамланган. Шуларның 367се ДТИ тарафыннан кабул ителгән, 362 йорт кабул итү өчен комиссиягә тапшырылган. 32 муниципаль районның барлык йортларында да капиталь ремонт эшләре тәмамланган.

“Казанда ике йорт буенча, эшләү графигыннан 20 процентка артта калу күзәтелә”, - диде Ф. Хәнифов. Ул хәбәр иткәнчә, ТР Министрлар Кабинеты карары белән 2013 ел капиталь ремонтының өстәмә программасы расланган. Программаны финанслауның гомуми күләме 72,1 млн. сумны тәшкил итә. 2013 ел капиталь ремонт өстәмә программасында 2 муниципалҗ оешма катнаша – гомуми мәйданы 500 мең кв. метр булган 82 күп фатирлы йорт.

“Чиста су” программасы буенча бүгенге көндә, газификация Фонды тарафыннан планлаштырылган 286,2 км суүткәргечнең 280,6 кмы (98 проценты) салынган. Ике атна эчендәге үсеше 22,4 км тәшкил итә. 6 МОда суүткәргечләр урнаштыру буенча эшләр әле тәмамланмаган ( Әгерҗе, Әлмәт, Баулы, Алабуга, Норлат районнарында һәм Казан шәһәрендә). 22 муниципаль районның 19ында фатирларны аерым җылыту системасына күчерү һәм газ җибәрү буенча эшләр тәмамланган.

Сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү, ремонтлау программасына килгәндә, бүгенге көндә барлык 75 ФАП файдалануга тапшырылган, алар хәзер авыл халкына хезмәт итә. Ике патолого-анатомия бүлеген ( Баулы һәм Тәтеш шәһәрләрендә) төзү эшләре дәвам итә. Әлеге объектларда фундамент монтажлау, тышкы инженерлык челтәрләрен урнаштыру тәмамланган, модуль монтажлау буенча эшләр бара.

Ул, шулай ук, 2011-2014 елларда ТРда хокук саклауны профилактикалау Комплекслы программа буенча, участок полиция хезмәткәрләре өчен хезмәт торагы төзү белән бәйле вакыйгалар турында сөйләде. Республика буенча участок полиция хезмәткәрләре өчен барлыгы 39 муниципаль оешмада 82 торак йорт төзү планлаштырыла. Шулардан 21 муниципаль оешмадагы 21 торак йорттагы төзү эшләре ДТИ чаралары хисабына эшләнелә. 18 муниципаль оешмадагы 20 торак йорт республика бюджеты хисабына төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International