15 мартта, РФ Президентын сайлаудан тыш, «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында төзекләндерү өчен объектлар сайлау буенча Бөтенроссия тавыш бирү башлана.
Татарстанда иҗтимагый киңлекләрне яңарту буенча масштаблы программа 2015 елда старт алды. 2017 елдан парклар, скверлар һәм башка киңлекләр «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында төзекләндерелә.
2017 елдан 2023 елга кадәр 225 объектны эш белән колачлаганнар. Инвестицияләнгән акчаларның гомуми суммасы 20,9 млрд сумнан артып китә.
2018 елдан башлап, федераль проект кысаларында Бөтенроссия кече шәһәрләр һәм тарихи торак пунктлар конкурсы үткәрелә. 2018-2023 елларда муниципаль берәмлекләрдә Татарстанның 42 проекты җиңүче булды. Федераль бюджеттан грантлар суммасы 2,9 млрд сумнан артып китте.
2023 елда 2,9 млрд сумлык 68 җәмәгать урыны төзекләндерелгән. 2024 елда 2,4 млрд сумлык 64 җәмәгать киңлеген төзекләндерү буенча эшләр планлаштырылган.
Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов республика халкын мөмкин кадәр күбрәк яраткан җәмәгать урыннары төзекләндерелсен өчен активрак тавыш бирергә чакырды.
Тавыш бирү барышында Татарстан шәһәрләрендә волонтерлар эшләячәк, алар проект турында сөйләячәк һәм халыкка киләсе елда төзекләндерү өчен парклар, скверлар һәм яр буйларын сайларга ярдәм итәчәк.