Татарстанда 1 млн 240 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рәис Рөстәм Миңнеханов катнашында узган атналык киңәшмәдә хәбәр итте.

16 мартка республикада торакны файдалануга тапшыру планы 39% ка үтәлгән. Коммерцияле төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 6 проценты тапшырылган: 83,5 мең кв.м мәйданлы 29 күп фатирлы йорт. социаль ипотека буенча план 27 процентка үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 56 йортның 13е тапшырылган.

Хосусый торак төзелеше линиясе буенча 1 млн 113 мең кв. метр мәйданлы 8 245 йорт тапшырылган, бу еллык планның 74% тәшкил итә.

Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программасы кысаларында 2024 елда Татарстанда 621 ятим бала торак алырга тиеш. Сан буенча икенче категория – яшь гаиләләр. Быел 84 кеше яңа торак алырга тиеш. Бүгенге көндә барлык таныклыклар яшь гаиләләргә тапшырылган.

«5 һәм аннан да күбрәк  балалы гаиләләр» категориясендә - 28 катнашучы, гомуми мәйданы 1 мең 980 кв. м тәшкил иткән торак урыннар алу өчен 22 сертификат рәсмиләштерелгән.

Мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльлеләр категориясендә 5 алучы. Аларның барысы өчен дә сертификатлар рәсмиләштерелгән инде. Гариза бирүчеләр фатирларны сайлап ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International