Алексей Фролов республикада ТКХ өлкәсендәге программаларны тормышка ашыру турында сөйләде

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

Коммуналь инфраструктура системасын модернизацияләүгә федераль ярдәм чарасы тизрәк һәм үтемлерәк нәтиҗә бирәчәк. Бу хакта бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов «Полимер торба үткәргеч системалары» Евразия конференциясендә белдерде.

 

Бүген Мәскәүдә федераль һәм төбәк дәүләт хакимияте органнары, муниципалитетлар вәкилләре, шулай ук Россиянең эре компанияләре җитәкчеләре – ТКХ базарындагылар  катнашында конференция уза. Фикер алышуның темасы булып инфраструктура төзелешенең агымдагы проблемалары торды.

 

Конференциядә видеоконференцэлемтә режимында чыгыш ясап, Алексей Фролов бүген карала торган мәсьәләнең торак – коммуналь хуҗалык өчен мөһим булуын билгеләп үтте. «Челтәрләрнең торышы, аларның тузганлык дәрәҗәсе, ТКХ предприятиеләренең икътисады киләчәктә нинди проектлар эшләвебезгә һәм бүген нинди карарлар кабул итүебезгә бәйле. Без кулланачак технологияләр авариялелекне киметүдә максималь нәтиҗәле булырга тиеш», - диде А.Фролов.

 

Үз чыгышында министрның беренче урынбасары Татарстанда 2010 елдан башлап социаль объектларны, торак фондны капиталь ремонтлау, шул исәптән челтәрләрне ремонтлау буенча республика программалары гамәлгә ашырылуын сөйләде.

 

Шул ук вакытта, А.Фролов сүзләренчә, чистарту корылмаларын ремонтлау аларны алга таба эксплуатацияләүнең кыйммәтләнүенә китерә.  Су һәм агым сыйфатын яхшырту өчен тармак предприятиеләрен субсидияләү буенча да эшләргә туры килә. Монда министрның беренче урынбасары Казан Су каналы эшен мисал итеп китерде, анда инвестицион программа гамәлгә ашырыла. «Әмма финанс ярдәме булмаса, без модернизация мәсьәләсен кечкенә адымнар белән генә хәл итә алачакбыз. Коммуналь инфраструктура системасын модернизацияләүгә ярдәм итүнең комплекслы чаралары тизрәк һәм нәтиҗәлерәк нәтиҗә бирәчәк», - дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International