Татарстан Төзелеш министрлыгы делегациясе рәсми сәфәр вакытында Пермь краенда булды

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Пермьдә Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы һәм Пермь крае Төзелеш министрлыгы арасында тәҗрибә алышу буенча очрашу узды.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Элеонора Әбүбәкирова Пермь крае төзелеш министры Артем Габдрахманов белән берлектә индивидуаль торак төзелешенең комплекслы проектларын тормышка ашыру турында фикер алышкан киңәшмәдә катнашты, капиталь төзелеш өлкәсендәге чараларны гамәлгә ашырганда җирле үзидарә органнары белән вәкаләтләрне яңадан бүлү тәҗрибәсен, җәмәгать инфраструктурасы объектларын ремонтлауны карады.

Татарстан делегациясе составында Татарстан Республикасы Дәүләт экспертизасы директоры Рафар Шакиров төзелеш проектларына экспертиза үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Очрашу барышында Татарстаннан килгән кунаклар берничә төзелеш объектында – төбәк музыка мәктәбендә һәм Пермьдә «Энергия» стадионында булып кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International