Дәүләт корпорациясе белән идарә итү – торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд, Татарстан Республикасының авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү өчен фонд чаралары хисабына финанс ярдәме сораган гаризасын хуплады.
Хупланган гариза нигезендә, Татарстан әлеге максатлар өчен фонд хисабыннан 1,84 млрд. сум алачак. Финансларга ярдәм итү тәртибе буенча рееспублика 2,39 млрд. сум өстәячәк. Әлеге чаралар 38 муниципаль оешма территориясендә урнашкан 713 йортта яшәүче 12 мең 330 гражданны яңа фатирларга күчерергә юнәлдереләчәк.
2008-2013 елларда Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау һәм авария хәлендәге торактан гражданнарны күчерү программаларын тормышка ашыру өчен фонд тарафыннан 11,42 млрд. сум бүленеп бирелгән иде. Финансларга ярдәм итү тәртибе буенча Татарстан 22,64 млрд. сум өстәгән. Әлеге чаралар 7 мең 965 күп фатирлы йортта капиталь ремонт үткәрү һәм 1,65 млн. кешенең торак шартларын яхшырту, шулай ук элек 312 авария хәлендәге йортта яшәгән 5 меңнән артык гражданга яңа фатир тәкъдим итүгә юнәлдерелгән, дип хәбәр итә ТКХны реформалаштырырга ярдәм итүче Фондның җәмгыять белән элемтә идарәсе.