Агымдагы елның беренче ярты еллыгында ТКХ оешмалары хезмәтләрен тормышка ашыру күләме ( катнаш эшләнеш режимында газ, электр һәм ягулык белән тәэмин итү хезмәтләрен исәпкә алмаганда) 15,7 млрд. сумны тәшкил итте. Халыктан ТКХ өчен түләүләр җыюның күләме 1 сентябрь торышына 97,7 процентны тәшкил итте. Әлеге мәгълүматлар бүген, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге программаларны тормышка ашыру нәтиҗәләренә багышланган утырышында яңгырады. ТР Хөкүмәт Йортында үткән әлеге утырышта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм дәүләт корпорациясе – торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд генераль директоры Константин Цицин катнашты.
Утырышта ТР Төзелеш Министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин төп доклад белән чыгыш ясады. ТКХ өлкәсендәге программаларны тормышка ашыру нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, Министр, нигездә, 2008-2013 елларда республикада гомуми мәйданы 45,4 млн. кв. етр булган 10 меңнән артык йорт капиталь ремонтланганлыгын искәртеп үтте. Эшләнгән эшләрнең күләме 29,5 млрд. сум дип бәяләнә, 2 млн. 137 мең кеше торак шартларын яхшыртты. Агымдагы ел капиталь ремонт программасын финанслауның күләме 4,7 млн. сумны тәшкил итә, әлеге программада 41 муниципаль оешма катнаша. 5,: млн. кв. метрлы 823 күп фатирлы йорт ремонтлау планлаштырыла. 234 мең кеше торак шартларын яхшыртачак. 617 йортта капиталь ремонт буенча эшләр тәмамланган. Министр искәртеп киткәнчә, ТРда, 2010 елдан башлап, авария хәлендәге торак фондыннан гражланнарны күчерү программалары тормышка аша. Аларны финанслауның гомуми күләме якынча 2 млрд. сумны тәшкил итә. 5 меңнән артык кеше, әлеге программалар ярдәмендә, иске йортлардан күчерелгән.
И.Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, федераль законнар җыелмасын тормышка ашыру кысаларында кабул ителгән яңа биш еллык республика программасы кысаларында, 38 муниципаль оешмадагы авария хәлендәге 713 йорттан 12 меңнән артык гражданны яңа фатирларга күчерү планлаштырыла. Әлеге максатлар өчен Татарстан, ТКХ Фонды чараларыннан 1,84 млрд. сум кабул итәчәк. Финансларга ярдәм итү тшртибе буенча, республика 2,39 млрд. сум өстәчәк.
Министр билгеләп үткәнчә, ТКХ өлкәсендәге мөһим проблемаларның берсе булып, коммуналь инфраструктураның торышы тора. 5 меңгә якын суүткәргеч челтәр алыштыруга мохтаҗ. Аның сүзләренә караганда, коммуналь комплекста модернизация һәм яңа төзелеш өчен кирәк булган чаралар уртача 100 млдр. сумны тәшкил итә. Аларны тармакка масштаблы бюджеттан тыш инвестиция җәлеп итү шарты белән генә капларга мөмкин.