Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгында Каракалпакстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Жалгасбай Хәбибуллаев һәм «Нукус Коммунал сервис» идарәче сервис компаниясе директоры Бисенгали Утениязов Татарстан Республикасына танышу визиты кысаларында булдылар.
Кунаклар белән очрашуны министрның беренче урынбасары Алексей Фролов үткәрде. Чарада шулай ук министр урынбасары Мәҗит Салихов, ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин, «Татэнергосбыт» АҖ кулланучылар белән эшне оештыру бүлеге башлыгы Фаил Хәсәншин, «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының торак территорияләрен үстерү бүлеге җитәкчесе Гүзәл Заһидуллина, ТР Төзелеш министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык идарәсе башлыгы Айрат Галләмов һ. б. катнашты.
Очрашу барышында Алексей Фролов ведомство эшчәнлегенең Татарстан төзелеш комплексы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган төзелеш, капиталь ремонт һәм илкүләм проектларның дәүләт һәм республика программалары турында сөйләде. Торак-коммуналь хуҗалык эшенә аерым игътибар бирелде.
Шулай ук күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау, инженерлык челтәрләрен модернизацияләү, күпфатирлы йортларның ишегалды территорияләрен төзекләндерү һәм хезмәт күрсәтүче оешмалар белән хезмәттәшлек итү өлкәсендәге программаларны гамәлгә ашыру турында да мәгълүмат бирелде.