ТР Төзелеш министрлыгы хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» Халыкара акциясендә катнашты

2024 елның 4 мае, шимбә

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» Халыкара акциясендә катнашты. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узды.

 

Үсентеләрне утырту республиканың Лаеш муниципаль районындагы Матюшинский поселогы территориясендә оештырылды.

 

Агымдагы елда Татарстан Республикасында «Хәтер бакчасы» Халыкара акциясе бишенче тапкыр үткәрелә. Акция нәтиҗәләре буенча барлыгы 1,5 млн.чыршы, имән һәм каракуш үсентесе утыртылыр дип көтелә.

 

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, 4 ел эчендә акциядә 83 мең кеше катнашкан.

 

Акцияне оештыручылар - «Хәтер бакчасы» АНО, «Җиңү волонтерлары» һәм «Урман волонтерлары» хәтер фонды, «Экология» илкүләм проекты кысаларында РФ табигый ресурслар һәм экология министрлыгы һәм Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International