Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин республиканың Биектау районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашты.
Районның хөрмәтле кунаклары белән бергә ул Дан аллеясындагы Мәңгелек ут янында веноклар салды.
Бөек Ватан сугышы елларында Биектау районыннан 11431 кеше чакырыла, шуларның 7424е сугыш кырларында кала.
Марат Айзатуллин район халкын һәм кунакларын республика җитәкчелеге исеменнән Җиңү көне белән котлады. «Җиңүгә омтылыш, уртак дошман белән көрәштә бердәмлек, үз гомерләрен корбан итәргә әзер - шундый итеп без илнең азатлыгын яклаган, бөтен кешелекне фашист җәбереннән азат иткән фронтовикларны һәм тыл хезмәтчәннәрен истә калдырачакбыз. Мәскәү өстеннән Җиңү салюты яңгыраган көннән алып узган дистә еллар эчендә берничә буын алмашынды. Әмма Ватан өчен горурлык һәм һәлак булганнар өчен кайгы безнең белән мәңгегә калачак», - дип билгеләп үтте министр үзенең чыгышында.