ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль объектлар, инженерлык инфраструктурасы төзелешенең республика һәм федераль программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Мәсәлән, мәгариф тармагында 11 мәктәп һәм янкорма төзелә (башкарылган эш 31% тәшкил итә). 10 балалар бакчасы буенча төзелеш-монтаж эшләре 23 процентка башкарылган.
Фельдшер-акушерлык пунктларын төзү буенча эшләр 39% тәшкил итә. Башка медицина учреждениеләре буенча төзелеш-монтаж эшләре 42% ка җиткән.
Спорт тармагында 4 футбол манежы төзелеше дәвам итә, эшләрне башкару 6% тәшкил итә. 15 универсаль мәйданчыкның 4се төзелә башлады.
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында Кукмара шәһәрендә чаңгы-роллер трассасы һәм шәһәр тибындагы Апаста футбол кырының административ бинасы төзелә башлады. Башкарылган эшләр 5 процент тәшкил итә.
Яшьләр сәясәте тармагында барлык 7 объект буенча да эшләр алып барыла. Мәсәлән, 6 балалар лагерен төзү буенча эшләр 17% тәшкил итә (республика программасына керә). Балык Бистәсендә яшьләр үзәген төзү 12% ка тәмам (федераль программага керә).
Мәдәният тармагында өч объект буенча да эшләр бара (башкару 17%).
Экология тармагында биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү (80 процент үтәлгән), балчык басуларын рекультивацияләү (67 процент үтәлгән); Саба районының Шәмәрдән авылында нефтьле пычранулар белән бозылган җирләрне рекультивацияләү (79 процент үтәлгән) буенча эшләр дәвам итә.
Ике республика программасы кысаларында башкарма комитетлар һәм халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктлары төзелә. 7 Башкарма комитет биналарының әзерлеге 33%. Комплекслы хезмәт күрсәтү пунктлары буенча эшләр 40% ка башкарылган.
Халыкны эчәр су белән тәэмин итү программасы буенча 20 райондагы 30 объектта эшләр алып барыла.