ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы заманча шәһәр агломерацияләренә багышланган сессиядә катнашты

2024 елның 17 мае, җомга

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» XV халыкара икътисадый форумы кысаларында «XXI гасырда шәһәр агломерацияләре сынаулары һәм мөмкинлекләр» сессиясендә Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Марат Айзатуллин республиканың төзелеш комплексының уңышларын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, 5 ел эчендә торак төзелешенең үсеше 1 млн.кв. метр тәшкил иткән – 2,4 млн. кв. метрдан 3,4 млн. кв. метрга кадәр. Моннан тыш, социаль һәм инженерлык инфраструктурасын төзү һәм ремонтлау буенча дәүләт һәм республика программалары уңышлы тормышка ашырыла, аларны финанслау күләме 120 млрд сумнан артык тәшкил итә. Ә төзелештә эш күләме 2023 ел нәтиҗәләре буенча 700 млрд сумнан артып киткән.

Мондый төзелеш масштабларында социаль, инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы, шулай ук хезмәт куллану урыннары үсеше белән синхронлаштыру кирәк. «Бүгенге көндә әлеге синхронлаштыру агломерация үсеше кысаларында гына мөмкин, чөнки бүгенге көндә зур шәһәрләр административ чикләрдән чыгып киткән», - дип билгеләп үтте министр.

Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасында 2022 ел ахырында  «ТР Киңлек планлаштыру институты» булдырылды. Беренче чиратта, Татарстан башкаласының һәм аңа якын районнарның мастер-планын эшләү өчен, алар Казан агломерациясенә керә.

Сессиядә шулай ук  «ТР Киңлек планлаштыру институты» директоры Олег Григорьев катнашты. Ул институт эше, Казан агломерациясенең мастер-планлаштыру үзенчәлекләре турында сөйләде.

Сессиядә шулай ук Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Сергей Музыченко һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International