Татарстанда ел ахырына кадәр тагын 689,6 мең кв. метр торак тапшырырга кирәк

2013 елның 7 октябре, дүшәмбе

Ел башыннан алып Татарстанда 1 млн. 708 мең кв. метр торак (еллык бурычның 71,2 проценты) файдалануга тапшырылган. Бүген видеоконференция режимында үткән республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, калган өч ай эчендә тагын 689,6 мең кв. метр торак тапшырырга кирәклеген хәбәр итте. Әлеге Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

ТР Төзелеш Министрлыгы башлыгы 2013 елгы торак төзелеше программасын тулысынча үтәгән 13 муниципаль оешма җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре җиткерде. Әлеге районнарга түбәндәгеләр керә: Әгерҗе, Актаныш, Апас, Югары Ослан, Зәй, Лаеш, Минзәлә, Норлат, Питрәч, Саба, Сарман, Тукай һәм Ютазы районнары.

13 муниципаль оешмада торак тапшыру буенча еллык бурычның 80  проценты үтәлгән. Ә 8 муниципаль оешмада еллык план тапшыруның күләме 90 процентны тәшкил итә.

Ел ахырына кадәр 3 ай вакыт калганын һәм әле бик күп эшләр башкарасын исәпкә алып, Ирек Фәйзуллин муниципаль оешма башлыкларына, тапшырыласы объектлардагы эшләрнең тәмамлануын контрольдә тотуны көчәйтергә кушты.

Аннан соң, ТР Төзелеш Министрлыгы башлыгы, һәр программаны тормышка ашыру барышы турында сөйләде. Аерым алганда, Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 5 октябрь торышына, социаль ипотека программасы буенча 133 йортның 84е файдалануга тапшырылган, әлеге сан еллык планның 62,2 процентын тәшкил итә. Программа буенча төзелеп килүче 49 объектның 47се әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 2се әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә тора  һәм 5сендә графиктан 5 процентка кадәр артта калу күзәтелә. Болар Казанның Подаметьевская урамындагы ике торак йорт , Түбән Камадагы бер йорт һәм Спасс районындагы  индивидуаль өч торак йорт. Министр хәбәр иткәнчә, Арчадагы 60 фатирлы торак йорт бүгенге көнгә кадәр файдалануга тапшырылмаган.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы турында сөйләгәндә, Ирек Фәйзкуллин, хәзерге вакытта 289 ветеран өчен 74 йорт төзелүен хәбәр итте. 48 объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора.  6 объекттагы эшләрне тәмамлау вакыты ( алар әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә тора), ТР Төзелеш Министрлыгы тарафыннан тәнкыйтьләнде.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры, үзенең докладында, участок полиция хезмәткәрләре өчен хезмәт торагы төзүгә багышланган сорауга аерөм игътибар иттте. Аерым алганда, Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, участок полиция хезмәткәрләре өчен республикада барлыгы 82 торак йорт төзү планлаштырыла. Ләкин ике муниципаль оешма әлеге йортларны төзүгә бутенләй тотынмаган. Болар - Әтнә (бюджетта финанслау чаралары булмау сәбәпле) һәм Яшел Үзән районнары ( монда күп фатирлы йортның беренче катыннан хезмәт торагы бирү дигән элекке карар урынына участок полиция хезмәткәрләре өчен яңа торак йорт төзү карары кабул ителде).

Доклад вакытында сүзгә кушылган ТР Премьер-министры билгеләп үткәнчә, кайбер районнарда, аерым алганда, Лениногорск, Әлмәт, Яңа Чишмә, Аксубай һәм Кама Тамагында әлеге объектларны төзү эшләре акрын тизлек белән бара, динамикасы бик түбән. Шул ук вакытта Илдар Халиков искәрткәнчә, ТР Президенты һәм ТР эчке эшләр министрлыгы тарафынннан, әлеге объектлардагы эшләрнең барышын контрольгә алу кирәклеге турындагы мөрәҗәгать бар иде. Бүген ул, алда әйтелгән район башлыкларына, әлеге сорауга тагын бер кат игътибар итәргә кушты.

“Авыл клублары” программасын тормышка ашыру турында сөйләгәндә, Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 36 объектта эшләр тулысынча тәмамланган, 4 объектның әзерлек дәрәҗәсе 90 проценттан артып китә, анда бизәү һәм территорияне төзекләндерү эшләре тәмамланып килә, тагын 6 объектта бизәү һәм территорияне төзекләндерү эшләре бара.

Ирек Фәйзуллин, ТР Главинвестстройны муниципаль районарның башкарма комитетлары белән берлектә, 15 октябрьгә кадәр төзү-монтаж эшләрен тәмамлауны һәм әлеге объектларны кирәк булган җиһазлар белән җиһазлауны тәэмин итәргә  һәм объектларны тапшырырга кушты

Бүгенге киңәшмәдә Төзелеш Министрлыгы, шулай ук, ТР муниципаль оешмаларында универсаль спорт мәйданнары төзелешенең барышы турында да сөйләде. Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, 8 муниципаль оешмадагы 14 спорт мәйданында төзү-монтаж эшләре тәмамланган, 6 муниципаль оешмадагы  9 спорт мәйданы әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 18 муниципаль оешмадагы спорт мәйданнары әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә һәм 19 муниципаль оешма объектлары әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә тора. Шуңа бәйле рәвештә, Ирек Фәйзуллин, әлеге объектлардагы эшләрне тизләтергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International