ТР Төзелеш министрлыгы: республикада торакны файдалануга тапшыру буенча план 61 процентка үтәлгән

2024 елның 27 мае, дүшәмбе

Татарстанда торак төзелеше планы 61% ка үтәлгән - 1 млн 918 мең кв. м. файдалануга тапшырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Коммерцияле төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 26 проценты тапшырылган. Бу 71 күп фатирлы йорт, аларның гомуми мәйданы 379 мең кв. м.

Социаль ипотека буенча еллык бурычларның 53% үтәлгән. 24 йортның мәйданы - 85 мең кв. м. быел социаль ипотека буенча барлыгы 56 йортны тапшырырга кирәк.

Хосусый торак төзелеше линиясе буенча бүгенге көндә 1 млн 453 мең кв. метр мәйданлы 10 мең 769 йорт тапшырылган, бу еллык планның 96% тәшкил итә.

Ятим балаларны торак белән тәэмин итү буенча бүгенге көндә федераль бюджеттан уртак финанслау хисабына 39 торак бина сатып алу буенча дәүләт контракты төзелгән.

Быел 84 катнашучы кертелгән «Яшь гаиләләр» категориясендә субсидия чараларын 24 алучы кулланган. Калган 60 гаилә үзләре өчен уңайлы вариантлар сайлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International