Татарстанда ФАПларны капиталь ремонтлау программасы 72 процентка үтәлгән

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын, гидротехник корылмаларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

 

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

 

Мәгариф объектларына капиталь ремонт 7 федераль һәм республика программасы кысаларында бара, аларга 185 объект кертелгән. Алар буенча хәл түбәндәгечә: балалар бакчаларын капиталь ремонтлау буенча эшләр 53% тәшкил итә, мәктәпләрне һәм белем бирү үзәкләрен капиталь ремонтлау 29% ка башкарылган. Узган 2 атна эчендә подрядчылар 5 объект тапшырган, шуларның 3се Чаллыда һәм Казанда һәм Ютазы районында бер объект.

 

Мәктәпләрдә азык-төлек блокларын ремонтлау эшләре дәвам итә - бүгенге көндә подрядчылар 94 мәктәпнең 26сында эшли. Программаның гомуми үтәлеше 4 процент тәшкил итә.

 

Урта һөнәри звено объектлары буенча хәл түбәндәгечә: 4 ресурс үзәгенең төзелеш-монтаж эшләре 37 процентка башкарылган, тулай торакларны ремонтлау буенча эшләр 40 процентка үтәлгән.

 

 «Сәламәтлек саклау» тармагында программада 137 объект бар. Шуларның 82 фельдшер-акушерлык пункты буенча эшләр 72% ка башкарылган. Узган 2 атна эчендә подрядчылар 12 объектны тапшырган: 4 – Актаныш районында, икешәр – Биектау һәм Азнакай районнарында, берәр – Чирмешән, Лениногорск, Яңа Чишмә һәм Чистай районнарында. Барлыгы 31 объект төзелеп беткән.

 

25 поликлиниканы ремонтлау буенча эшләр 50% ка башкарылган. Агымдагы атнада объектны Әлмәт районында төгәлләделәр. 30 стационарны ремонтлау буенча төзелеш-монтаж эшләре 41% ка башкарылган.

 

Хәзерге вакытта «Мәдәният» тармагында балалар сәнгать мәктәпләре программаларына кертелгән барлык 5 мәдәният учреждениесе ремонтлана (башкару 58%), шулай ук 11 мәдәният учреждениесе ремонтлана (башкару 41%).

 

Яшьләр сәясәте буенча капремонт 4 Яшьләр үзәгендә (башкару 20%), 8 балалар сәламәтләндерү лагеренда (башкару 17%) алып барыла, яшүсмерләр клубларын ремонтлау буенча эшләр 30% тәшкил итә.

 

Шулай ук ике психологик-педагогик ярдәм үзәгендә эшләр алып барыла. Алар буенча эшләр 14% тәшкил итә.

 

«Экология» өлкәсенә 21 су объекты керә, шуларның 17се инде эштә (башкару - 47%). Елга һәм күлләрне чистарту, гидротехник корылмаларны ремонтлау кебек эш төрләре планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International