Татарстан Рәисе яңартылган «Яшь гвардия» балалар лагеренда булып кайтты

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

Татарстн Рәисе Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң Казанның «Яшь гвардия» балалар спорт-сәламәтләндерү лагеренда булды. Аны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар озатып йөрде.

 

«Яшь гвардия» лагеры «Лебяжье» урман паркында 1932 елда төзелгән. Соңгы тапкыр анда реконструкция 1961 елда үткәрелгән. 9,37 гектар мәйданда эшләр үткәргәндә барлык иске биналар диярлек сүтелә. Алар урынында 10 йокы һәм 2 административ корпус төзелгән. Аларда суүткәргеч һәм канализация үткәрелгән, кер юу һәм душ бүлмәләре җиһазландырылган. Спорт инфраструктурасы тулысынча яңартылган һәм территория төзекләндерелгән.

 

Ел саен җәйге чорда лагерьда 4 сменада ким дигәндә 950 бала ял итә. Быел ремонттан соң лагерьның проект куәте 5 сменага һәм 1400 балага (сменасына 280 кеше) кадәр артты.

 

Рөстәм Миңнеханов клубның яңа бинасын, йокы корпусларын, медицина пунктын, ашханә, беседкаларны, шулай ук футбол кырын карады.

 

Лагерьның беренче сменасын ачу тантанасында Рөстәм Миңнеханов балаларны яклау көне белән котлады. «Артек»тан бернәрсә белән дә ким булмаган искиткеч лагерь. Ял оештырудан тыш, монда тренировкаларга аерым игътибар бирелә. Сез барыгыз да спортчылар. Көчле, уңышлы һәм нык булыгыз. Спортта үҗәтлек күп яктан уңышны билгели», - дип өстәде Татарстан Рәисе.

 

Лагерьда яшь спортчылар дүрт спорт төре буенча әзерлек үтәл: футбол, баскетбол, тимерьаяктайөгерү спорты һәм җиңел атлетика. Тренировкалар өчен резина белән капланган баскетбол һәм ике баскетбол-волейбол мәйданчыгы, ясалма газонлы мини-футбол мәйданчыгы, җир һәм ком белән капланган ике үзенчәлекле футбол кыры җиһазландырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International